Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Михаил Дегтярев Чемпионат финалында Россия белән Бельгия уйнар дип фаразлый

“Беренче голны Дзюба кертер дип уйлыйм”, – ди комитет рәисе.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев Чемпионатның финалында Россия җыелмасы Бельгия футболчылары белән очрашыр дип фаразлый. Бу хакта ул кичә Мәскәүдә Чемпионатның матбугат үзәгендә мундиальне кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференциядә әйтте.

Михаил Дегтярев Россиянең финалга кадәр барып җитәргә мөмкинлеге булуын әйтте. Ул, аеруча, Дзюбага өмет баглый. “Беренче голны Дзюба кертер дип уйлыйм”, – диде. Ул, шулай ук, Самедовның уены да күңеленә хуш килүен әйтте.

Дегтярев Бразилия футболчыларының уен нәтиҗәләренә әллә ни исе китмәвен сөйләде. “Алар һаман егылалар, аягында басып тора алмыйлар. Чит ил командалары уенчыларыннан кем ошый дигәндә, Бельгия җыелмасыннан Лукаку уйнавы ошый дип әйтер идем. 15 июльдә финалда да Мәскәүдә “Лужники”да Россия Бельгия белән уйнар дип фаразлыйбыз. Гимн яңгырар да, Россия чемпион булыр кебек”, - ди комитет рәисе.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X