Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасын “Ефәк юлы” ярышында җиңүләре белән котлады

Татарстан командасы экипажы халыкара ралли-рейдының йөк машиналары зачетында беренче өч урынны алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга һәм Владимир Чагин җитәкчелегендәге “КАМАЗ-мастер” командасына “Ефәк юлы” халыкара ралли-рейдында җиңүләре белән котлап телеграмма җибәргән.

“Яңа җиңүләрегез һәм уңышларыгыз белән гаҗәпләндерүдән һәм сокландырудан туктамыйсыз. Менә янәдән мактау пьедесталындагы барлык урыннар да “КАМАЗ-мастер” командасыныкы, дүрт экипаж да беренче бишлектә”, - диелгән телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 10 көн дәвамында катлаулы ландшафтларда узышу - батырлыкны, чыдамлылыкны, зиһенне һәм техник әзерлекне сынау. “Әлеге җиңү өчен бик мөһим булган эшнең күп өлеше “КАМАЗ-Автоспорт“ һәм  "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте коллективы тарафыннан ел дәвамында алып барылды. Һәрберегез бу җиңүгә үз күңелен биргәндер, сезне чын күңелдән котлыйм!”, - диде Татарстан Президенты үзенең котлавында.

“Ефәк юлы” тугызынчы ралли-рейды сишәмбе көнне Кытайның Дуньхуан уездында төгәлләнде. Йөк машиналары зачетында беренче өч урынны “КАМАЗ-мастер” Россия командасы экипажлары алды.

Үз карьерасында беренче мәртәбә “Ефәк юлы”н команда пилоты Антон Шибалов отты. Аның белән экипажда штурман Дмитрий Никитин һәм механик Иван Татаринов барган. Соңрак аларга Россия Президенты Владимир Путин да котлау телеграммасы җибәрде.  

Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев