Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Олимпиадада Эдуард Латыйпов катнашындагы биатлон командасы бронза медальләр алды

Соңгы метрларны Эдуард Латыйпов Франция һәм Норвегия спортчылары белән бер тирәдә шуып барды.

Бүген Россия спортчылары биатлонның катнаш эстафетасында бронза медальләр яулады. Командада соңгы ераклыкны Эдуард Латыйпов узды.

Пекинда уза торган Олимпиадада биатлонның катнаш эстафетасында Россиядән медальләр өчен Ульяна Нигъмәтуллина, Кристина Резцова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов көрәште.

Хатын-кызлар калышып барды, ә ирләргә чират җиткәч, Александр Логинов Россияне беренче урынга чыгарды, Эдуард Латыйпов беренчелекне саклап барды. Соңгы метрларны Эдуард Латыйпов, Франциядән Кантен Фийон Майе һәм Норвегиядән Йоханнес Бё өчәү бер тирәдә шуып барды.

Спортчылар финиш сызыгына барып җиткәндә, Франция һәм Норвегия вәкилләре алга чыкты, Россия өченче урында калды. Алтын медальләрне Норвегия яулады.

2022 елда Пекинда уза торган кышкы Олимпиадада катнашучы Татарстан спортчылары чыгышы программасы белән «Интертат» сайтында танышырга була. 

Фото: Беренче каналдан скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев