Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Плей-офф этабының икенче сериясенә үтәр өчен “Ак Барс”ка җиңелергә ярамый

“Ак Барс” хоккейчылары “Авангард”ка өченче тапкыр җиңелделәр.

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы плей-офф этабының беренче сериясенең өченче уенын үткәрде. “Ак Барс” – “Авангард” матчында рәттән өченче тапкыр Омск хоккейчылары җиңде. Исәп – 1:4.

“Ак Брас” – “Авангард” сериясендә җиңүләр буенча исәп 0:3, уеннар 4 җиңүгә хәтле дәвам итәчәк. Киләсе уенда “Авангард” командасы җиңү яуласа, ничек кенә кызганыч булса да, “Ак Барс” өчен сезон төгәлләнәчәк.

Әлеге уенда “Ак Барс” капитаны Александр Свитов катнашмады, капитан буларак бозга Данис Зарипов чыкты.

Беренче период. Уналтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер, беренче алканы кертеп, исәпне ачты (1:0). Периодның соңгы секундларында “Авангард” хоккейчысы Денис Зернов күпчелектә гол кертте, исәп тигезләште (1:1).

Икенче период. Уналтынчы минутта Денис Зернов, “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:2).

Өченче период. Икенче минутта “Авангард” һөҗүмчесе Кирилл Семёнов азчылыкта гол кертте, алка видеокабатлаудан соң гына саналды (3:1). Җиденче минутта Семён Кошелев “Ак Барс” капкасына дүртенче алканы кертте (4:1).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков);
Азеведо – Ландер – Секач, Постма – Педан;
Лукоянов – Основин – Зарипов, Яруллин – Марков;
Галиев – Ткачёв – Потапов, Абросимов – Юдин;
Клинкхаммер – Попов – Глухов (Воронков).

“Авангард”: 
Бобков (Налимов);
Кошелев – Семёнов – Шумаков, Франсон – Медведев;
Михеев – Зернов – Широков, Покка – Емелин;
Манукян – Стась – Фисенко, Чудинов – Бондарев;
Бек – Деарне – Стольберг (Яремчук), Пивцакин.

Сериянең дүртенче уены шулай ук Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. “Ак Барс” – “Авангард” матчы 3 март 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев