Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Путин Овечкинны Стэнли Кубогында җиңүе белән котлады

Хоккейчы Россиягә кайтарга теләгән, әмма контракт шартлары буенча кайта алмаган.

Россия Президенты Владимир Путин хоккейчы Александр Овечкинны Стэнли Кубогында җиңүе белән котлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Бу шәхси карьера өчен начар да түгелдер, чөнки хәзер ул, ниһаять, Стэнли Кубогы иясе булды һәм мин аны котлыйм”, - диде Россия лидеры Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты буенча узган матбугат конференциясе барышында.

Путин вакыты кысан булганга, матчны карый алмавын әйтте.

Президент шулай ук Овечкинның Россиягә кайтасы килүе, әмма аңа контракт шартлары буенча рөхсәт бирелмәве турында  сөйләде.

  • Овечкин капитан булган “Вашингтон Кэпиталз” 2017/2018 сезонда илкүләм хоккей лигасында чемпион булды. 8 июньдә команда финал сериясенең бишенче матчында “Вегас Голден Найтс”ны 4:3 исәбе белән отты.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев