Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Районыбыз спортчылары көмеш һәм бронза медальләр яуладылар

24-28 март көннәрендә Уфа шәһәрендә 21 яшькә кадәрге юниорлар, 18 һәм 15 яшькә кадәрге егетләр, 12 яшькә кадәрге малайлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уза.

Ярышларда безнең райондашларыбыз да катнаша. Инде беренче нәтиҗәләребез дә бар. "Саба-Арена" спорт мәктәбе спортчысы Шамил Котдусов «Татарстан» командасы составында 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында команда разрядында ПФО беренчелегендә көмеш медаль яулады. Булат  Абдуллин «Татарстан» командасы составында 12 яшькә кадәрге малайлар арасында команда разрядында ПФО беренчелегендә бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев