Кешеләрнең 46 проценты испаннар белән уенда Россия җыелмасы җиңүенә өметләнүен әйткән.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру уздырган һәм ил халкының 70 процентыннан артыгы 1 июльдә Россия-Испания матчын каравын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
- Россия җыелмасы пенальти сериясендә испаннарны 4:3 исәбе белән җиңде.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, әлеге матчны ватандашларның рекордлы саны - 71 проценты күзәткән. Аларның 68 проценты трансляцияне үз өйләрендә яисә эштә, 2 проценты — кафеда, 1 проценты — фан-зонада һәм трибунадан караган.
Сораштырылучыларның 46 проценты испаннар белән уенда Россия җыелмасы җиңүенә өметләнүен әйткән.
- 7 июльдә мундиальнең 1/4 финалы матчы узачак. Россия җыелмасы Хорватия командасы белән уйнаячак.
Фото: twitter.com/teamrussia


Нет комментариев