Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия спорт гимнастикасы федерациясе Татарстанга 6,5 млн сумлык снарядлар бүләк итте

Яңа гимнастика снарядларын Казанның Гимнастика үзәгендә урнаштырачаклар.

Россия спорт гимнастикасы федерациясе Татарстанга 6,5 млн сумлык снарядлар бүләк итте. Бу хакта Россия чемпионатына стартка багышланган матбугат-конференциясендә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстанның спорт министры вәкиле Казанда узган статуслы турнирлардан соң яхшы мирас калуын билгеләп үтте. “Федерация безгә 6,5 млн сумлык дөньядагы иң яхшы спорт снарядларын бүләк итте. Без аларны биредә, Гимнастика үзәгендә урнаштырачакбыз. Башка снарядларны районнар буенча бүләчәкбез”, – дип билгеләп үтте Шәйхетдинов.

Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты Казанда 18-22 апрельдә уза. Турнирда ике тапкыр Олимпия чемпионкасы Алия Мостафина, Олимпиада призерлары Виктория Комова, Давид Белявский, Денис Аблязин һәм башкалар катнашачак.

Кызы туганнан соң, Алия Мостафина  беренче тапкыр ил беренчелегендә катнаша.

Фото: https://pixabay.com | AlessandroSquassoni

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X