Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россиянең Испаниянең җиңүе могҗиза түгел, ә лаеклы җиңү – Дәүләт Думасы комитеты рәисе

Михаил Дегтярев фикеренчә, Россия җыелмасының мундиальнең “алтын”ы өчен дә көрәшә алырлык куәте бар.

Россия җыелмасының Испаниянең җиңүе могҗиза түгел, ә тырышып яуланган, лаеклы җиңү. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә Чемпионатның матбугат үзәгендә мундиальне кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференциядә белдерде.

Ул Испания белән уенда отуда тренерлар тырышлыгы да зур булуын әйтте. “Безнең команданың чирек финалга чыгуы – очраклылык та, могҗиза да түгел, ә тырышып яуланган җиңү. Без егетләрнең эсседә шактый зур тизлек белән йөгергәннәрен күрдек. Мин безнекеләрнең потенциалын Мисыр белән уеннан соң да бәяләдем. Шуңа күрә Хорватия белән уен да безгә җиңү китерә ала. Җанатарлар ярдәме дә мөһим”, - дип белдерде Михаил Дегтярев.

Аның фикеренчә, Россия җыелмасының мундиальнең “алтын”ы өчен дә көрәшә алырлык куәте бар. Әлегә Михаил Дегтярев 7 июльдә Сочига Россия-Хорватия матчына бара алуына ышандырмады. Ул моны Мәскәү мэрына кандидатлыкка да дәгъва кылуы белән аңлатып, сайлаучыларның Сочига китеп баруын аңламаска мөмкинлеген әйтте.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев