Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады

Казан Кремлендә Казан клубы хоккейчылары, тренерлары һәм персоналлары тантаналы төстә кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс” хоккейчыларын, тренерларын һәм персоналларын Гагарин Кубогында җиңүләре белән котлады.

Казан Кремлендә “барслылар”ны тантаналы төстә кабул иттеләр. Анда барлык хоккейчылар (өч уенчыдан кала), тренерлар һәм клуб җитәкчеләре катнашты. Тантаналы чарада Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко һәм Россия җыелма командасы штабы җитәкчесе Роман Ротенберг катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы ияләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, ә хоккейчылар Президентка истәлекле фото, уен майкасы һәм алтын медаль бирделәр.

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев