Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Казанның спорт үзәгендә бадминтон уйнады

Көн саен Казанда Бадминтон үзәге секциясенә өч йөздән артык бала йөри, шулай ук биредә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Максим Акимов Казанда Бадминтон үзәгендә булдылар. Алар балалар белән аралаштылар һәм кортта партияне уйнадылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Казанга эш сәфәре кысаларында Бадминтон үзәгендә булды, анда ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән уен уздырды. Шулай ук Татарстан Президенты үзәкнең яшь бадминтончылары һәм тренерлары белән очрашты һәм аралашты», – диделәр матбугат хезмәтендә.

  • Бадминтон үзәген Казанда 2016 елның февралендә ачтылар. Ачылу тантанасында Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай катнашты.
  • Көн саен Казанда Бадминтон үзәгенә өч йөздән артык бала йөри, биредә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уза. 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев