Сердар Азмун әнисен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган.
«Рубин» һөҗүмчесе Сердар Азмун әнисенең туган көне хөрмәтенә Казансу ярында төнлә пикник оештырган. Бу хакта футболчы үз Instagram-аккаунтында хәбәр иткән.
«Туган көнең белән, әнием. Бүген иң яхшы төн иде, син – минем тормышым. Һәрвакыт минем белән бул, чөнки мин сине яратам», — дип яза Азмун котлавында.
Форвардның әти-әнисе аның белән бергә яшиләр, алар икесе дә спорт белән бәйле. Азмунның әтисе белән әнисе элеккеге волейбол тренерлары.
Фото: instagram.com


Нет комментариев