Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Рубин»ның элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз клубтан 64 миллион сум акча таләп итә

Ярымсакчы тиешле шикаятьне Россия футбол берлегенә юллаган.

Казан «Рубин» командасының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз клубтан узган елның март аеның яртысындагы, апрель һәм май айларындагы бурычларын кайтаруны таләп итә. Бурыч суммасы 64 млн сум тәшкил итә.

Шикаятьне футболчы Россия футбол берлегенә җибәргән.

«Гекдениз Карадениз алдындагы бурыч чыннан да бар. Клуб аннан баш тартмый, барысын да түләячәк, әмма хәзер клубның агымдагы финанс хәлен аңлауны сорый», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» корреспондентына «Рубин» матбугат хезмәтендә.

  • Төрек футболчысы Казан клубы өчен 2008 елдан уйнап килде һәм узган сезоннан соң карьерасын тәмамлады.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев