Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Хезмәт коллективлары һәм авыл советлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды

2024 елның 26 мартында хезмәт коллективлары һәм авыл советлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов катнашты.

Хезмәт коллективлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты нәтиҗәләре.

1 урын - "САБАГАЗ" командасы;

2 урын - "РЭС" командасы;

3 урын - "МУНИЦИПАЛЫ"командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнделәр:

Хаҗиев Илмир "САБА-АРЕНА" командасы;

Минһаҗев Радик "МУНИЦИПАЛЫ" командасы;

Фатыхов Нияз "РЭС" командасы;

Маннанов Динар "САБАГАЗ" командасы.

Авыл советлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты нәтиҗәләре.

1 урын - "СИМЕТ" командасы;

2 урын - "ТИМЕРШЫК" командасы;

3 урын - "БИГӘНЕЙ" командасы;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнделәр:

Гыймадиев Алмир "КОРСАБАШ" командасы;

Мәгъсүмов Нияз "БИГӘНЕЙ" командасы;

Байрамов Инсаф "ТИМЕРШЫК" командасы;

Шакиров Илгам "СИМЕТ" командасы.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук иң яхшы уенчылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев