Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар көрәшчеләре Ростовта Сабантуй уздырып кайтты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Узган ял көннәрендә Ростов һәм Краснодар шәһәрләрендә Сабан туе узды. Әлеге чараларда Татарстан көрәшчеләре һәм хөкемдарлары да катнашты, алай гына да түгел, бүләкләр дә алып кайтты.

Шимбә көнне Ростов шәһәрендә узган Сабантуйны оештыручылар — «Якташлар» исемле татар-башкорт җәмгыяте — бәйрәмгә Татарстаннан да хөкемдарларның килүен сорап, Россиянең Көрәш федерациясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыккан була. Федерация, әлбәттә, мөрәҗәгатьне кире какмый һәм милли бәйрәмебезгә Ремис Ильгамов белән Ленар Биктимеровны җибәрергә карар кыла.

Татарстан хөкемдарлары җирле көрәшчеләр өчен мастер-класс уздыра, милли көрәшебезнең асылы, кагыйдәләре белән таныштыра. Көрәш ярышлары балалар арасында да, олылар арасында да үткәрелә. Абсолют батыр калган Давит Туманян исемле әрмән егетенә исә тәкә тапшырыла. Давит инде икенче ел рәттән абсолют батыр булган икән.

Шунысы кызык, егетләребез бәйрәмнән бүләксез кайтмый. Әйтик, Ремис Ильгамов армспорт ярышларына керә һәм… беренче урынны яулап, кыйммәтле бүләккә ия була.

Әлеге Сабан туенда Татарстан һәм Башкортстаннан килгән сәнгать әһелләре дә катнаша. Безнең республикадан, әйтик, Мирсәет Сөнгатуллин, Рафинә Ганиуллина, Рәзил Камалов кебек артистлар чыгыш ясый.

ремис

Ростов1 Ростов2 Ростов3 Ростов4 Ростов5 Ростов6 Ростов7 Ростов8 Ростов

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев