Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татар спорт журналистлары Футбол буенча дөнья чемпионаты финалын фаразладылар

«Татар-информ»да «Татар мәгълүмат чараларында спорт» темасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Үзләрен спорт журналисты буларак танытучы татар журналистлары Футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләрен фаразларга мөмкин түгеллеген әйттеләр, шулай да «Татар-информ» хәбәрчесе үтенече буенча фаразларын җиткерделәр.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар мәгълүмат чараларында спорт» темасына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин, “ТНВ” телеканалында татар һәм рус телләрендә спорт темасын яктыртучы Алмаз Гафиятов, соңгы берничә елда спорт темасына алынган “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Алисә Сабировалар катнашты.

“Монда прогноз ясап булмавы белән кызык, - диде тәҗрибәле журналист Атлас Гафиятов – Монда финалга Хорватиянең килеп керүе бик зур әйбер. Чемпионат башланганчы ук нинди көчле командалар төшеп калды. Италия белән Голландия бөтенләй керә алмады. Көньяк Корея элеккеге чемпионны җиңеп герой булып кайтып китте. Мин бер интервьюда Франция, Англия, Уругвай дип өч команданы әйткән идем. Бу соңгы уеннары белән Хорватия чемпион калырга мөмкин. Монда дөрес тактикадан бик күп әйбер тора. Мин иллегә илле куям”.

“Фаразларны рейтингка карап куялар. Ә бит уенны рейтинг түгел, кешеләр уйный”, - дип дәвам итте ул.

“Мине иң шатландырганы Англиянең җиңмәве булды. Мин үзем Франциягә куям”, - диде Радик Сабиров. Әмма нигезләрен аңлатмады.

Алмаз Гафиятов: “Чемпионат алдыннан футбол белгечләре нинди фаразлар биргән дип караган идем. Алар әйткән командалар хәтта чирек финалга да барып җитә алмадылар, -диде. - Хәзер бит букмекер конторалары бар. Спорт өлкәсендә эшләүче буларак күп кенә кешеләр миңа шалтыратып “Кемгә куярга микән?” дип киңәш сорыйлар. Мин аны белсәм, күптән миллионер булган булыр идек дим. Әгәр кем өчендер куярга телисең икән, каршы якка куй – монда шул принцип эшләп килде”.

Соңгы берничә елда спорт журналисты буларак махсуслашырга туры килгән “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Алисә Сабирова үзенең Хорватия яклы булуын белдерде. “Хорватия чемпион булса, Россия командасы чемпионнарга җиңелгән була”, - дип патриотик хисләрен белдерде ул.

“Мин Бельгиянең җиңәсен фаразлаган идем. Быелгы дөнья чемпионатында нәрсәдер фаразлау көннән-көн мәгънәсезгә әйләнеп бара. Хорватиягә җиткәндер инде, мин Франция дим”, - диде Илнар Хөснуллин.

Футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы уеннары 14 һәм 15 июль көннәрендә була. 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев