Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан көрәш буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә

Ярышта катнашу өчен бүгенгә 42 илдән 200дән артык көрәшче гариза биргән инде.

15-17 июньдә Татарстанда көрәш буенча XVI Дөнья чемпионаты узачак. Халыкара турнирда катнашу өчен 42 илдән 200дән артык көрәшче гариза биргән. Ярышлар 7 авырлык категориясендә узачак.

Турнирны оештыручылар хәбәр иткәнчә, сайлап алу турлары һәм чемпионат финалы Сабан туе бәйрәме кысаларында Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында оештырылачак.

Россия җыелма командасында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәмәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак.

  • Бүгенге көндә Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара билбаулы көрәш федерациясе Россиянең 30 төбәгендә, шулай ук Пакыстан, Болгария, Һиндстан, Иран, Украина һәм Белоруссиядә бу спорт дисциплинасын үстерә. Шулай ук көрәш Казанда 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән иде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев