Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан Президенты кубогын кабат "Князь Юсупов" кушаматлы ат яулады

"Казан" ипподромында Республика көне уңаеннан Татарстан Президенты кубогы һәм Казан шәһәре мэры бүләгенә ат чабышлары узды.

Республика көнендә "Казан" халыкара ат спорты комплексында традицион рәвештә Татарстан Президенты кубогы һәм Казан шәһәре мэры бүләгенә ат чабышлары узды. Президент кубогын "Тимерхан" спорт комплексының "Князь Юсупов" кушаматлы аты яулады.

Барлыгы 16 номинация булды. Татар нәселле атлар "Аргамак" бүләге өчен көч сынашты. Номинацияләр аралыгында тамашачылар һәм килгән кунаклар өчен эстрада җырчылары чыгыш ясады.

Чабышны татар токымлы атлар ачып җибәрде. "Аргамак" бүләген һәм 150 мең сум акчаны Теләче районының нәселле атлар үрчетүче Гыйниатуллин хуҗалыгыннан "Барс РТ" кушаматлы аты алды. 

"Соти Уно" кушаматлы ат Казан ипподромы кубогында "Татнефть"ка җиңү һәм 200 мең сум акча китерде.

"Помадка ТН" кушаматлы понида 13 яшьлек җайдак Александр Чернов җиңде. Ул понилар ярышында 500 метр аралыкны беренче булып үтеп, 30 мең акчалата бүләккә ия булды. Хуҗасы - "Татнефть"нең Актүбә ат спорты мәктәбе.

Татарстан Республикасының ат спорты федерациясе бүләген "Стерлинг Динамо" (Эчке эшләр министрлыгының "Динамо" спорт комплексы) кушаматлы ат алды.

Шул ук "Динамо"ның "Василевс" аты - гарәп токымлы атлар чабышында 1600 метр араны беренче булып килде. Атның хуҗасы 25 мең евро акча белән бүләкләнде. Гарәп токымлы атларның 1200 метрга чабышында беренче булып "Барбоксин Сер" килде. Аның хуҗасы - Удмуртиядән килгән фермер Сергеев 5 мең еврога ия булды.

Кульминацион нокта - 14 тапкыр уздырылучы Татарстан Президенты кубогы. Җиңүче исеменә икенче ел рәттән "Князь Юсупов" кушаматлы ат лаек булды. Атның җайдагы, тренеры һәм хуҗасы - "Тимерхан" спорт клубы 3 миллион акчатала бүләккә ия булды. Кубокны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

Казан шәһәре мэры бүләген "Виннинг Сюрпрайз" кушаматлы ат алды. Атның җайдагы, тренеры hәм хуҗасы - Президент кубогын яулаган "Тимерхан" спорт комплексы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләген Балтач районы "Татарстан хуҗалыгы"ның "Лондарка" кушаматлы атына, Халыклар Дуслыгы бүләген Марсель Хәйруллинның "Билли Флинн" кушаматлы атына тапшырдылар.

"Татарстанның алтын таҗы" бүләге иясе - "Федерал Аш" кушаматлы ат алды. Аксбуайның "Актай" агрофирмасы аты 1600 метр аралыкны уңышлы үтте, аның хуҗалары 200 мең сум белән бүләкләнде.

"Татнефть" кубогын - "Удивительная" (Питрәчтән фермер Гайнуллин), "Татспиртпром" кубогын "Закраина Люк" (Эчке эшләр министрлыгының "Динамо" клубы һәм Аксубайның "Актай" агрофирмасы) кушаматлы атлар һәм аларның хуҗалары алды.

"WorldSkills" 45нче дөнья чемпионаты бүләге һәм 200 мең акча иясе - "Геракл" (Самарадан "Ермак" хуҗалыгы) кушаматлы ат hәм аның хуҗалары.

Нефтьчеләр көненә багышланган бүләкне "Джой Си Де Ви" ("Татнефть") кушаматлы ат алды.

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев