Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы рәттән тугызынчы уенда җиңде

“Нефтехимик” Мәскәүнең “ЦСКА” командасын 4:1 исәбе белән отты.

Кичә Түбән Камада "Нефтехим Арена" боз сараенда “Нефтехимик” командасы Мәскәүнең “ЦСКА” хоккейчыларын кабул итте. Матч “Нефтехимик” файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде. Түбән Кама командасы өчен бу рәттән тугызынчы җиңү булды.

Беренче период. Унынчы минутта “Нефтехимик” сакчысы Зият Пайгин күпчелектә гол кертте (1:0). Унсигезенче минутта Юнас Энлунд “ЦСКА” капкасына икенче алканы кертте (2:0).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче периодның беренче минутында “ЦСКА” һөҗүмчесе Линден Вей күпчелектә уйнаганда гол кертте һәм командасының артка калышуын киметте (2:1). Унбишенче минутта Марат Хәйруллин “Нефтехимик” өчен алка кертте (3:1). Уен ахырында “ЦСКА” командасы, капкасын буш калдырып, алтынчы уенчыны чыгарды, һәм “Нефтехимик” һөҗүмчесе Илдар Шиксатдаров буш капкага гол кертте (4:1).

Командалар составы:

“Нефтехимик”:
Шарыченков (Барулин);
Уайт – Митчелл – Порядин, Пайгин – Мёрфи;
Шиксатдаров ¬– Куликов ¬– Хәйруллин, Брынцев — Шәрипҗанов;
Падакин – Берглунд – Энлунд, Сергеев – Рясенский;
Казионов – Шәрифьянов – Черников (Хисаметдинов), Атюшов.

“ЦСКА”:
Юханссон (Сорокин);
Секач – Вей – Григоренко, Дальбек – Робинсон;
Капризов – Шалунов – Окулов, Киселевич – Марченко;
Калинин – Светлаков – Телегин, Науменков – Нестеров;
Толчинский – Карнаухов – Мамин, Чмыхов.

“Нефтехимик” киләсе уенын Мәскәүдә “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 12 ноябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасы уеннары тукталып торачак. Шул көннәрне узачак Карьял Кубогы ярышына Россия җыелма командасына “Нефтехимик”тан сакчы Дамир Шәрипҗанов һәм һөҗүмче Павел Порядин чакырылды. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев