“Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры сүзләренчә, Татарстан Президентының Казан марафонында катнашуы көчле үрнәк булып тора.
“Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры, Казан марафоны-2018 хедлайнеры Тина Канделаки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөгерештә катнашуын республика өчен "текә" үрнәк, дип атады.
Миңнеханов һәм Канделаки “Ак Барс Банк” Казан марафоны-2018"дә өч километрлы дистанциядә йөгерделәр.
“Рөстәм Миңнеханов өч километрлы дистанцияне алды – бик "текә" үрнәк бу. Миңнехановны ун ел беләм, һәм ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә. Бу - бар кеше өчен дә бик әйбәт шөгыль, үзегезне җиңеп, спорт белән шөгыльләнегез”, - диде “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры.
Фото: Ильнар Тухбатов


Нет комментариев