Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Уругвай спорт министры: Без Казанда үзебезне өйдәге күк хис итәбез

Фернандо Касерес бүген Казандагы матчта үзе өчен ике мөһим ил уйнавын билгеләп узды.

Без монда үзебезне өйдәге күк хис итәбез – Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес Казанда үзләрен кабул итүдән канәгатьлеген әнә шул рәвешле белдерде. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә әйтте. Биредә ул футбол тарихына багышланган фотокүргәзмә белән танышты.

Фернандо Касерес Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка кунакчыллыгы һәм һәрьяклап ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде. “Казанда, Татарстанда яшәүчеләргә рәхмәт. Алар җылы кабул итәләр. Без монда үзебезне өйдәге күк хис итәбез”, - дип белдерде.

Фернандо Касерес футболның уругвайлылар өчен тормышның мөһим өлеше булуын билгеләп узды. “Уругвайлыларның үз футбол традицияләре бар. Футбол алар өчен матур яшәү ысулы булып тора”, - диде ул.

Бүген чемпионат кысаларында Казанда тәүге матч уза. “Казан-Арена”да Австралия һәм Франция җыелмалары уйный. Уругвай министры бүген аның өчен ике мөһим ил уйнавын белдерде, шуңа күрә кайсысы өчен җан атуын тәгаен әйтмәде. “Австралиядә уругвайлылар яши, ә Франция белән уртак тарихи тамырлар бар, лицейда да француз телен өйрәнгән идем. Кем генә җиңсә дә, шат булачакмын”, - диде Фернандо Касерес.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X