Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Үсмерләр арасында узган волейбол турнирында шәмәрдәнлеләргә тиңнәр булмады

«Яшьлек» яшьләр үзәге 2011-2012 елгы малайлар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры уздырды.

 Турнир Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт  гимннары белән башланып китте. Ярышта катнашучыларны «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде. Уеннарда барлыгы 6 команда катнашты.

Нәтиҗәләр  буенча түбәндәге командалар призлы урыннарга чыкты: 

1 урынны Шәмәрдән жыелма командасы яулады.

2 урынны Мичән урта мәктәбе алды.

3 урынга  Югары Симет урта  мәктәбе лаек булды.

Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Командаларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев