Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Дөм-Дөмгә алып кайткан

Биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган спортчы балачагын Алабуга районы Татар Дөм-Дөм авылында үткәргән.

Казанның “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылына алып кайткан. Бу хакта Казан клубының телеграмм-каналында хәбәр ителә.

“Балачакта Данис биредә каникулларын үткәргән. Дөм-Дөмдә яшәүчеләр КХЛның калган җанатарларына караганда, Гагарин Кубогын ешрак – биш тапкыр күргәннәр, дип сөйлиләр”, - диелгән хәбәрдә.

Зарипов тарихта биш тапкыр Гагарин Кубогы алган бердәнбер хоккейчы. Ул өч тапкыр “Ак Барс” командасы белән төп трофейны откан һәм ике тапкыр "Магнитка” белән  җиңүне бәйрәм иткән.

Фото: ХК

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев