Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Зенит” волейболчылары “Динамо-ЛО” командасын бишенче тапкыр җиңде

“Зенит” киләсе уенын Төркия командасына каршы үткәрәчәк.

Бүген Казанның “Зенит ” волейболчылары Санкт-Петербург шәһәрендә Ленинград өлкәсенең “Динамо-ЛО” командасын җиңде.

Суперлига кысаларында үткән Казанның “Зенит”ы һәм “Динамо-ЛО” арасындагы биш уенның барысында да казанлылар җиңү яулады. Төгәлрәк, биш уенның унбиш сетында да “Зенит” өстенлекне алды.

Беренче сет: 0-1 (22:25).
Икенче сет: 0-2 (23:25).
Өченче сет: 0-3 (22:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Никита Алексеев, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Анкарада Төркиянең “Халкбанк” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 16 гыйнвар 20:00 сәгатьтә башлана.
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев