Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Зенит” волейболчылары Суперлиганың финал этабына узды

"Зенит" - "Факел" сериясенең ике уенында да Казан волейболчылары җиңде.

Бүген Казанның “Зенит” волейбол командасы, Суперлиганың ярымфинал этабының икенче уенында җиңеп, финалга чыкты. Әлеге матчта Казан волейболчылары Яңа Уренгойның “Факел" командасы белән көч сынашты. Уен Яңа Уренгойда узды.

  • Суперлига - волейбол буенча Россия чемпионаты. Әлеге чемпионатның ярымфинал этабына Казанның "Зенит"ы, Санкт-Петербург "Зенит"ы, Яңа Уренгойның "Факел"ы һәм Кемероводан "Кузбасс" командасы чыккан иде.

Ярымфиналның беренче "Зенит" - "Факел" уенында Казан волейболчылары өч сетта да өстенлек алып җиңгән иде. Ярымфиналның икенче уенында да "Зенит" өч сетта да җиңде.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы 9 очкога өстен чыкты: 0-1 (16:25).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары отты: 0-2 (23:25).

Өченче сетта һәм гомуми исәп буенча "Зенит" җиңде: 0-3 (23:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков. 

 

Фото: Артур Шипилов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев