Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Зенит” воллейболчылары “Динамо” командасын җиңде

“Зенит” – “Динамо” матчында Казанлылар дүрт сетның өчесендә өстенлек алды.

Бүген Казанның “Зенит” волейболчылары Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы уенда җиңү яуладылар. Матч Казанда Волейбол үзәгендә узды. Бу “Зенит” өчен елның беренче өйдәге уены булды, Казан волейболчыларына гыйнвар башыннан бирле читтә уйнарга туры килде.

Беренче сетта “Зенит” өстенлекне алды: 1-0 (25:20).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары җиңеп чыктылар: 2-0 (25:21).

Өченче сетта Казан волейболчылары “Динамо”га оттырдылар: 2-1 (22:25).

Дүртенче сетта “Зенит” өстенлекне алды һәм гомуми исәп буенча җиңде: 3-1 (25:21).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Эрвин Нгапет, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Андрей Сурмачевский, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Бельгиянең Руселаре шәһәренең “Кнак” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 29 гыйнварда 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Артур Шипилов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев