Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Куркыныч фаҗигада вафат булган егетләр истәлегенә “Вконтакте” сайтында махсус төркем ачканнар

8 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булды: җиңел машина белән трактор бәрелеште. Нәтиҗәдә 3 кеше үлде. Югары Кибәхуҗа авылы егетләре Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров авария урынында вафат була, ә машина йөртүче Равил Галәвиев операция өстәлендә җан бирә. Быел унберенче сыйныфка барырга тиеш булган 16 яшьлек егетләр истәлегенә...

8 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булды: җиңел машина белән трактор бәрелеште. Нәтиҗәдә 3 кеше үлде. Югары Кибәхуҗа авылы егетләре Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров авария урынында вафат була, ә машина йөртүче Равил Галәвиев операция өстәлендә җан бирә. Быел унберенче сыйныфка барырга тиеш булган 16 яшьлек егетләр истәлегенә аларның дуслары "В контакте" сайтында махсус төркем ачканнар. Монда егетләрнең дуслары, туганнары, сыныфташлары, танышлары егетләргә багышлап шигырьләр яза, матур фикерләрен, егетләр белән бәйле истәлекләрен язып калдыра. Язылган фикерләр беркемне дә битараф калдырмас. Кайбер комментарийлардан өзекләр китерәбез:

"Ничек авыр, ышанасы да килми, без сезне бүтән күрмәбез микән ни? Кечкенәдән бергә уйнап үскән идек бит без сезнен белән! Безгә сез булмагач бииик авыр булачак, дускайларым" (Gulzira Fahertdinova)

"Бер секунд - 3 гаиләдә гомерлек кайгы... Менә шундый моментларда үзеңнең Аллах янында нинди көчсез икәнеңне аңлыйсың икән инде..." (Тагир Каримуллин)

"Каникуллар бетәр дә, 1сентябрь көнне мәктәпкә барып сезнең белән күрешермен, сөйләшермен кебек... Сезнен юклык авырлыгын уку башланып, дәрескә кереп, сез юклыгын күргәч тагын бер кат аңларбыз... Бүтән вакытта шаярып, уйнап, сөйләшеп утырганны, бер-беребезгэ булышканны искә тошергәндә тоярмын... Дәрескә керермен, ә янәшәмдә - буш урын... Сезнен икегезнең дә сөйләшүегезне, хәрәкәтләрегезне, йөзегезне, гомумән, үзегезне хәтеремнән кат-кат йөгертәм... Күз алдына китерү дә куркыныч сезнең юклыкны... Ләкин, дөреслектән качып булмый шул. Урыныгыз җәннәттә, авыр туфрагыгыз җиңел, тар каберләрегез киң булсын... Тыныч йоклагыз... (Соня Гаязова)

Һәр көн иртән торам һәм шатланам мин,
Ләкин озакка сузылмый шатлык...
Шушы вакыйганы искә алам һәм мин...
Аздан гына елап җибәрмим!

Шушы көнне искә алуга ук,
Күзләремә яшьләр җыела.
Шушы ике егет искә тошкәч,
Бугазыма төер тыгыла!

Кем гәепле соң, эх нишләдегез?
Аллы-гөлле барды гомер юлыгыз!
Фидәрис һәм Алмаз, яшьли өзелдегез,
Тик җәннәттә булсын урыныгыз!
(Илсаф Тимербайев)

Фидәрис һәм Алмаз булган фотосурәтләрне дә махсус альбомга урнаштырганнар.

Фотолар "В контакте" сайтындагы "Всегда будем помнить и любить" төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев