Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 ноябрь – Суд приставлары көне

Россиядә 1 ноябрь–Суд приставлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлады. 1997 елның 6 ноябрендә “Суд приставлары турында” һәм “Башкару производствосы турында”гы ике закон кабул ителгән һәм әлеге көнне суд приставлары рәсми булмаган төстә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгелиләр иде. Әмма тарихчылар раславынча, беренче суд приставы вазифасы нәкъ менә 1 ноябрьдә барлыкка килгән. Шуңа да бүгенге көндә 1 ноябрь рәсми рәвештә суд приставлары көне буларак календарьда урын алган

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез суд приставлары көне белән ихластан котлыйбыз. 
Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүегез белән сез ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге хезмәт оешкан еллардан башлап, законнар үтәлешен камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелде. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Чөнки нәкъ менә сез законнар үтәлешен тәэмин итәсез, ә законның көче – аның гамәлгә ашырылуында. 
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлап, район суд приставлары коллективына хезмәт уңышлары, гаилә бәхете теләп калабыз.

 

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X