Сезне һөнәри бәйрәмегез — Шәфкать туташлары көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле шәфкать туташлары!
Сезнең хезмәт — ул фәкать медицина процедураларын гына башкару түгел, ә һәр авыруга җылы сүз, игътибар һәм ярдәм күрсәтү. Сез — сәламәтлек саклау системасының аерылгысыз өлеше, табибларның уң кулы һәм пациентларның ышанычлы терәге. Көн саен сез үзегезнең һөнәри осталыгыгыз, түземлегегез һәм шәфкатьлелегез белән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертәсез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар, сабырлык һәм күтәренке кәеф телибез. Алга таба да үз эшегезгә тугры калып, халыкка намус белән хезмәт итегез!
Бәйрәм белән!


Нет комментариев