2014 елдан бирле 19 апрель рәсәйдә полиграфия көне буларак билгеләп үтелә
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Белгәнебезчә, "полиграфия " – басма продукция: китап, журнал, газета, эшлекле, этикеткалы продукция чыгару белән бәйле җитештерү тармагы.
Бәйрәм тарихына күз салсак, аны гамәлгә кую идеясе полиграфистларның үзләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Рәсәй Федерациясенең мәдәният министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында хуплау тапкан. Бәйрәмне китаплар, газета-журналлар, шулай ук сувенир һәм реклама полиграфия продукциясе җитештерү һәм чыгару өлкәсендә эшләүче белгечләр билгеләп үтә. олиграфия станоклар артында басып торучылардан тыш, төрле профессия - дизайнер, редактор, менеджер, инженерлар хезмәтен дә берләштерә. Техник яңалыклар һәм компьютер технологияләре ярдәмендә полиграфия продукциясе даими төрләнә. Хәзер ул китап, журнал, буклет һәм этикеткалар гына түгел, бүген полиграфия өлкәсенә төрү, сувенир һәм реклама продукциясе, классик һәм стандарт булмаган фото ясау хезмәтләре дә керә.
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев