Октябрьнең икенче якшәмбесендә республикада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Бу атнаның якшәмбесендә район мәдәният йортында үзебезнең игенче-механизаторларны хөрмәтләү тантанасы узачак. Үзебезнекеләр дию, горурлык та, рәхмәт хисләрен дә уята күңелдә. Язгы-көзге эшләр вакытында һәркайсына өлгерим дип, алны-ялны белми эш артыннан чапкан механизаторлар бар да якын, үз булып бетә.


Нет комментариев