Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ата-аналар куанычы

Сатыш авылында, мәсәлән, моннан 22 ел элек балалар бакчасы төзеп, 37 бала кабул итәләр.

Ана кеше һәм гаилә өчен бала - иң кадерлесе. Әмма никадәр газиз булмасын, баланы гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен аны үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә кирәк. Менә шул чакта балалар бакчасына зарурлык туа. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә ихтыяҗ чорына карап үзгәрә. Узган гасырның сиксәненче еллар башында балалар бакчаларында нәниләрне урнаштыруга чират булса, үзгәртеп корулар башлангач, әлеге ихтыяҗ нык кимеп киткән иде. Инде менә янәдән барысы да үз урынына кайтты: бакчаларда балаларга урын җитми. Әлеге проблема шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә үзен нык сиздерә. Шулай ук зуррак торак пунктларда да мондый хәл күзәтелә. Сатыш авылында, мәсәлән, моннан 22 ел элек балалар бакчасы төзеп, 37 бала кабул итәләр. Әмма аннан соң балалар саны кимүгә таба китә, бакчада тәрбияләнүчеләр бер генә төркемгә кала. Соңгы елларда табигый үсешнең икенче дулкыны башланып, ата-аналар барысы 35 баланы бакчага бирәм дип торганда, кабат ике төркем туплау өчен бинаны инде заман таләпләренә җавап бирерлек хәлдә дип әйтеп булмый. Бакчаны ремонтлау зарурлыгы туа. Шунысы игътибарга лаек: әлеге проблема тиз арада - 2,5 ай эчендә хәл ителде.

Шулай итеп, узган дүшәмбедә Сатыш авылында истәлекле вакыйга булды: реконструкциядән соң балалар бакчасы бинасы ачылды. Тантанага мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әти-әниләр бердәм катнаштылар. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын бүлешергә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов, мәгариф бүлеге начальнигы И.Шакиров килгән иде. Бакча мөдире Ф.Шәйхуллина ремонт мәсьәләсен уңай хәл иткәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без бүген бәхетле, бик сөенәбез. Балалар үзләре дә бина эченә кергәч, аның матурлыгына, яктылыгына сокланып куялар. Бүген авылда мәктәпкәчә яшьтәге 37 бала бар, шуның 35е бакчага йөриячәк. Тормышка юл, күңеле балачак шушыннан башлана"- диде ул.

Р.Гасыймов үзенең котлау чыгышында белдергәнчә, соңгы вакытларда балалар бакчаларына ихтыяҗ арта. "Бакча ачуны бик куанычлы вакыйга дип саныйм. Сатыш балалар бакчасын ремонтларга кирәк иде, ләкин йә балалар саны җитмичә яисә финанслау булмыйча, бу эш тоткарланып килде. Инде быел 37-38 бала була дигәннән соң, анализ ясап, бакчада ике группа оештырырга кирәк дип таптык һәм "Рыбнослободск-Унисерсалстрой" җәмгыяте төзүчеләре бинаны шушы таләпкә туры китерү өчен, тендерны отып, эшкә кереште. Бу инде ремонт кына булып чыкмады, чөнки бинаның коры стенасы гына калган иде һәм өр-яңа дип әйтерлек бина барлыкка килде. Гомумән, балалар саны арта икән, алар өчен барысын да эшләп була. Тагын бер группалык балалар булганда, бакчаны янкорма өстәп булса да киңәйтергә дә каршы килмәс Рәис Нургалиевич. Сатыш бакчасында тәрбияләнгән балалар җәмгыятькә лаеклы гражданнар булып үссеннәр",- диде башкарма комитет җитәкчесе.

Чыннан да, зурайтырга да туры килмәгәе. Флера Шәйхуллинаның әйтүенә караганда, Сатышта быел 8 бала туган инде, тагын икәү дөньяга килергә тора. Ә бакчада ике төркем барлыкка килүе өстәмә эш урыннары да дигән сүз. Әйтик, хәзердән үк бакчага тәрбиячеләр кирәк. Тантанада катнашучылар балалар турында күрелгән кайгыртучанлыктан бик канәгать булуларын белдерделәр. "Алланың рәхмәте яусын сезгә. Балалар бакчадан телсездән телле, аяксыздан аяклы булып чыгып китә. Балалар - безнең киләчәгебез",- диде авыл абыстае Әминә апа. Имам-хатыйб Габделәхәт ага Шакиров та яңа бинада тәрбия эшенә хәер-фатихасын бирде.

Шулай итеп, Сатыш балалар бакчасының реконструкцияләнүе республика "Бәләкәч" программасын тормышка ашыруга район бюджетыннан кертелгән зур өлеш булды.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X