Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларын “Әллүки”гә йөртү­челәр уңды: хәзер бакчада 53 бала “Май нейм из...”ны өйрәнә

-Уот из е нейм? -Май нейм из Гулназ... Май нейм из Алина... Бакчада балаларның әнә шулай инлизчә сөйләшүенә ин­де гаҗәпләнмәскә дә буладыр. Бигрәк тә "Әллүки"дә.

Ни әйтсәң дә, биредә нәниләр белән бу юнәлештә 32 ел педагогик стажлы, белгечлеге буенча инглиз теле укытучысы Гөлнур Широва нәтиҗәле өстәмә эшчәнлек алып бара. Балаларын "Әллүки"гә йөртү­челәр уңды инде. Хәзер бакчада 53 бала "Май нейм из..."ны өйрәнә. Мәктәптә дә инглизчә яхшы укысалар, үскәч өч телдә сөйләшәчәкләр дигән сүз.

Шулай да Гөлнур Шированың төп бурычы - бакча балаларын, туган телгә мәхәббәтне сак­лап, рус телендә аралашырга өйрәтү.

- Татарстанда "Киләчәк" про­­г­раммасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәүләт тел­ләрен өйрәтү программасы гамәлгә ашырыла, - ди ул. - 2002 елның октябрь аеннан үзебезнең балалар бакчасында балаларга рус теле өйрәтә башладым. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән эшлим. Русча сөйләшүләрнең башлангыч күнегүләрен практик яктан үзләштерү өчен төрле методик алымнар кулланабыз. Һәр эшчәнлек уен формасында үтә. Балалар теманы тизрәк үзләштерәләр. Яттан шигырьләр, тизәйткечләр, сынамышлар өйрәтәм, табышмаклар чишәбез, балаларны бер-берсенә якынайтабыз. Моны хәзер сөйләм теле дип тә әйтмибез, ә коммуникациягә, балаларны аралашырга өйрә­тәбез. Менә 2нче елыбыз яңа про­грамма белән эшлибез, әзерлек төркемендә балалар ин­де рус телендә бәйләнешле сөйләм үзенчәлекләренә төшенә.

Гөлнар Шированың эшчән­леге белән кызыксынып, тәҗ­рибә уртаклашырга район балалар бакчаларыннан да тәрбиячеләр еш була. Чөнки аның хезмәтенең уңай нәтиҗәсе бар. Моны Казаннан килгән тикшерүчеләр дә раслаган, методик ярдәмлекләрен бүтән районнарга тарату өчен алып киткәннәр.

-Мин балаларыма шундый рәхмәтле. Тикшерү, диагностика вакытында авыр хәлгә куймадылар, йөземне кызарт­мадылар. Бу - балаларны ихлас үз итү нәтиҗәседер. Аларны бик яратам, шуңа күрә балалардан аерыла алмыймдыр инде. Үзем сайлаган һөнәрем, яңадан башларга туры килсә дә, шушы юлдан китәр идем,- ди тәрбияче.

Гөлнур Широва быел рес­публикакүләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында да уңышка иреште. Дәүләт телләрен өйрәтү дәреслекләре автор­лары составындагы комиссия "Әллүки" балалар бакчасының эшчәнлеген өйрәнеп, югары бәяләде һәм рус һәм инглиз теле тәрбиячесе Гөлнур Габделфәрт кызы "Иң яхшы билингваль тәрбияче" номинациясендә җиңеп, Мә­гариф министрлыгы Дип­ломы һәм ноутбук алу өчен сертификат белән бүләкләнде.

Уңышларына хезмәттәш­лә­ре дә шат.

- Сәләте табигатьтән би­рел­гән педагогыбыз ул без­нең. Балаларның иң яраткан тәрбияче апалары. Үзен чын педагогларча тота белә. Телләрне өйрәнү кертелгәнче балалар белән мөстәкыйль рәвештә инглиз телендә тү­гәрәк алып барып, ата-аналар игътибарын яулады, -ди бакча мөдире Әлфия Мөхәрләмова тәрбияче турында.

"Әллүки"дән килгән бала­ларның мәктәпләрдә дә рус­ телен яхшырак үзләштерүләре турында ишеттек. Ә мөм­кинлекләр тагын бар әле. Мондый резерв - гаиләдә, ягъни ата-аналарның балаларын русча аралашырга өйрәтүгә игътибарны арттырырга кирәк. Гөлнар Широва гына түгел, районыбызның үз эше өчен янып йөргән барлык тәрбиячеләре дә шундый фикердә. Уйлап карасаң, күп гаиләләрдә балаларга­ әкият уку түгел, иркенләп сөй­ләшмиләр дә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев