Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БАР МӘРХӘМӘТ МӨГАЛЛИМӘЛӘРДӘ

Өченче көн Саба мәдәният йортында­ педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә һәм инновацион тех­но­ло­гияләр белән эш­ләүне киңрәк яктыртуга юнәлтелгән "Ел укытучысы-2012" бәйге­сенең район турында җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Бәйрәм чарасы күңелне мәктәп елларына кайтарырдай итеп, укытучының иң мәртәбәле һөнәр икәнлегенә инандырырдай итеп оештырылган иде.

Бу бәйге - педагогларның белем бирү өлкәсен­дә ачылмаган мөмкинлек­ләрен дә барлау. Анда катнашкан 23 укытучы хезмәттәшләре хөкеменә матур дәрес үрнәкләре тәкъдим иткән, алар арасыннан иң-иң бишесе шактый урау юллар аша сыналып: мастер-класс, сыйныф сәгате тәкъдим итеп җиңүгә ирешкән. "Мастер-класс"та алар үзләренең киң аудитория белән үзара элемтә урнаштырудагы осталыкларын күрсәткәннәр, ә "Сыйныф сәгате"ндә укучылар белән алар өчен мөһим булган мәсьәләләрне импровизация рәвешендә фикерләгәннәр. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X