Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башак кырда калмыймы?

Кырда бер баштак калмас тиеш.

Әнә шул максаттан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында идарәнең игенчелек бүлеге начальнигы Васыйл Кәбиров җитәкчелегендә сыйфат комиссиясе рейдлар үткәрә башлады. Елның үзенчәлеген искә алып, комбайннар кырда ургычларын төшереп, камылны кыска калдырып, әкрен тизлектә урырга тиеш. Без булган "Алтын Саба-М", "Туган як" һәм "Олыяз" җәмгыятьләрендә әлеге гомуми таләпнең төгәл үтәлүе күзәтелде. Кырык ел игенчелек тармагында эшләгән ветеран-агроном, тәҗрибәле җир белгече, остазыбыз Николай Дмитриев та, бер квадрат метрга исәпләп, кырдан башак эзләде. Таба алмаган саен йөзе нурланды. Аеруча "Алтын Саба-М" җәмгыятендә Кадим Йосыфҗанов белән Айдар Нурисламов урган иген кырлары сокландырды. Өч комбайн Эзмә ягындагы 68 гектарлы арпа басуында эшлиләр, алтын башакларның чыгышы һәр гектардан 31әр центнер тәшкил итә. Яңадан өч комбайн Шекше ягы басуларында арпа ура. Хуҗалыкта 1000 гектардан артык арпаның 600 гектарыннан артыгы сыттырылган азык әзерләү өчен файдаланылган.

"Олыяз" җәмгыятендә урып-җыю эшләрен үзләренең "ДОН-1500" һәм "Нива" комбайннарында Фиргать Шәйхуллин белән Илгиз Мәсгутов башкара. Аларның тырышлыгы белән амбарга 4160 центнер ашлык кайткан. Гектар уңышы уртача 24,5 центер тәшкил итә. "Арпаның уңышы күп, кичә Фиргать комбайныннан 26 бункер ашлык кайтты",- ди җәмгыять җитәкчесе Гыйльфан Әхмәтов.

"Туган як" җәмгыятендә арпаны "Саба" җәмгыятенең - "Тукано"сы, ашлык катнашмасын үзләренең өч "Нива"лары суктыра. Җәмгыятьтә барлык мәйданның яртысында урып-җыю эшләре үткәрелгән. Амбарга 24000 центнер ашлык кайткан. "Контроль суктыру нәтиҗәләреннән исәпләп, гектар уңышын уртача 22 центнер булыр дип өметләнәбез",- диде җәмгыятьнең баш агрономы Рөстәм Ганиев.

Комбайнчыларның агротехник паспортлары белән таныштык, хезмәткә түләүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертелде.

Комиссия әгъзалары: В.Кәбиров, Н.Дмитриев, Р.Галиева, Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: башак кырда калмасын