Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген республикада V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза

Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 7 сәгатьтә ачыла һәм 20 сәгатькә кадәр эшли.

Республикада сайлаулар үткәрү өчен 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2763 участок сайлау комиссиясе, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе оештырылган.
ТР ҮСК мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 2 933 720 дән артык сайлаучы исәпләнә.
Сайлауларга 6 млн чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень алачак: - берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе - бер мандатлы депутатлар сайлау өчен. Искәртеп узабыз, республикада 50 бер мандатлы округ бар.
36 муниципаль районда 167 сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев