Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Сабада Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды [+фоторепортаж]

Бүген районыбызда истәлекле вакыйга булды: Байлар Сабасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды.

Барысы 120 балага исәпләнгән һәм район үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә булган ихтыяҗны хәл итәчәк бакча бик үзенчәлекле исемдә - "Шоколад" дип йөртеләчәк. Бакчаның булачак хуҗалары - нәниләр министрыны, район башлыгы Рәис Миңнехановны һәм башка кунакларны көр һәм шат авазлар, ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алдылар. "Хөрмәтле балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Сезне Президент, Хөкүмәт, үзем исеменнән бакчалы булуыгыз белән котлыйм,- диде Илдар Халиков сүз алып.- Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да бик яхшы сыйфат белән төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. "Шоколад" барыгыз өчен тәмле, яраткан урыныгыз булсын".

Премьер-министр бакча төзелешендә нәтиҗәле эшләгән эшчеләргә Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Төзелешне алып барган "Ак таш" җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтовтан бинаның символик ачкычын кабул итеп алган бакча мөдире Фирая Исмәгыйлова: "Бакча, чыннан да, заман таләпләренә туры китереп эшләнде. Һәркемнең күңеленә хуш килде. Без бердәм тату коллектив булып, җитәкчеләрнең, әти-әниләрнең ышанычын акларбыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез. Барыгызга да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә",- дип дулкынланып сөйләде.

Аннары кунаклар бакчаның заманча җиһазланышы белән таныштылар. Аеруча 3D спорт комплексы һәм тренажерлар белән җиһазланган бүлмәләр кызыксыну уятты. Гомуми мәйданы 1790 квадрат метр тәшкил иткән балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтеләчәк, чит телләр укытылачак, компьютер, иҗат бүлмәләрендә интеллектуаль һәм музыкаль мөмкинлекләр үстереләчәк, сәламәтләндерү гимнастикасы тәкъдим ителәчәк. Балалар бакчасы төзелеше өчен 74 миллион сум акча тотылган.

Аннары Илдар Халиков районда татар халкының милли бәйрәме үткәрелә торган Бөрә буенда төзелгән "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексы белән танышты. Стендка ату буенча Россия чемпионы Василий Мосин биредә кунакларга, барлык тәлинкәләрне бер атуда чәлпәрәмә китереп, үзенең професиональ осталыгын күрсәтте, комплексның мөмкинлекләре белән таныштырды. Комплекс стендка ату буенча Россия, дөнья чемпионатлары үткәрерлек техник чаралар белән тәэмин ителгән. Татарстан Республикасының стендка ату буенча федерациясе президенты Сергей Демин район башлыгы Рәис Миңнехановка шундый комплекс төзүгә күрсәткән булышлыгы өчен истәлек бүләге тапшырды.

Соңыннан Илдар Халиков мәдәният йортында Саба муниципаль районы активы белән очрашты. Башта Рәис Миңнеханов районның соңгы еллардагы социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. "Районда үзгәрешләр бик күп, төзелешләр генә түгел, ә халыкның да психологиясе үзгәрә. Гомумән, катлаулы, икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикада, шулай ук Сабада барлык предприятиеләре тотрыклы эшли, дип билгеләде Илдар Халиков. Премьер сүзләренчә, Татарстанда агар тармакка җитди игътибар бирелә, бу исә авылның тормыш рәвешен, традицияләребезне саклау дигән сүз. "2013 елда авыл хуҗалыгына 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде, яңа программалар барлыкка килә. Бүген Татарстан илдә сөт җитештерү буенча беренче, ит һәм бәрәңге җитештерү буенча икенче урынны били, Саба районы исә агросәнәгать комплексында лидер булып санала, Миңа Рәис Нургалиның сөт җитештерүдә республикада хәзергә 3нче урынны алып торабыз дип сөйләве ошады. Димәк, иң алдынгы позициягә чыгарга да потенциал бар,- дип сөйләде Премьер-министр.

Илдар Халиков бүген авыл хезмәтчәннәренең игътибары катлаулы һава торышы шартларында үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиешелегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X