Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бизнес тынычлануны яратмый”

Әле моннан ике дистә ел элек кенә эшмәкәр һәм "спекулянт" синонимнар иде.

Хәзер исә бизнес мәктәп укучылары өчен чыгарылган дәреслекләрдә дә хуплап сурәтләнә. Мәсәлән, VIII сыйныфларның җәмгыять белеме дәреслегендә бизнеста уңышка ирешүнең үрнәге итеп елына 580 миллион доллар акча әйләнеше ясаучы "Линкольн-Меркурий" автомобиль агентлыгы хуҗаларының берсе С.Джонсон алынган, аның карьераны малай чакта машина юудан башлавы турында язылган. Миллионер булыр өчен Сэмга 30 ел кирәк була, бизнес әнә шулай тырышлык, үҗәтлек сорый.

Дөрес, Россия олигархлары өчен бу дәреслек соңарды, ахры, алар башкачарак юлдан китеп баедылар. Әмма кече һәм урта бизнеста уңышка ирешкән райондашларыбызның күбесенә Америка Сэмы үрнәге туры килә. Сабада күпләр яратып йөргән кибетләр хуҗасы Наил Мортазин, мәсәлән, үзенең бизнесын "Нива" машинасы белән матур кәгазьгә төрелгән сагыз сатып йөрүдән башлый. Аннары кечкенә генә вагончыкта сәүдә итә. Ул чаклар инде үткәндә калды, хәзер, тамчыдан күл җыела дигәндәй, кече бизнеска хәйран ярдәм итеп өлгергән америка "жвачкалары" да сатуда юк инде. Аларны мөһимрәк товарлар алыштырды, "Герат" кибетләрендә (исеме Н.Мортазинның Әфганстанда интернационал бурыч үтәве хатирәсе) гадәти табын өчен дә, мәҗлес өстәле әзерлисе булганда да, җаның ни тели, барын да сатып алырга була. "Герат" кафесын да киңәйтте эшмәкәр: 90 урынлыдан 130 кешелеккә әйләндерде. Шул бинада ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтүле супермаркет ачылды, мебель кибете дә сакланып калды. Ә автовокзал өчен Н.Мортазин аерым бина салдырды. Баксаң, Сабаның 70 гектарлы басуда төзелгән йортларына якын "777" кибетен дә Наил арендага алган икән. Үзенчә әйтсәк, ул авыл кибете шикелле генә, әмма шул тирәдә яшәүчеләр өчен кирәкле сәүдә ноктасы. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес сабада