Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бухгалтерия хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәм котлавы!

Хөрмәтле бухгалтерлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!

 

Бу датаның салым органнары хезмәткәрләре  көненә туры  килүе ике арадагы ныклы хезмәт элемтәсе турында   сөйли. Билгеле булганча,  акча әйләнеше сезнең фидакарь нәтиҗәсендә тәэмин ителә һәм көйләнә. Бухгалтердан башка бер генә оешма-учреждениедә дә эш бармый, алар башкарган исәп-хисап операцияләре белән финанслар балансы тәэмин ителә, хезмәт  хаклары түләнә,  салымнар  күчерелә.   Хезмәтегез сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә.  Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки сезнең хезмәт турыдан-туры районның көндәлек тормышына, халык белән эшләүгә бәйле. Шуңа да сезгә халыкның ихтирамы һәм ышанычы зурдан. Киләчәктә дә  җаваплы хезмәтегездә һәрвакыт төгәллек, уңай күрсәткечләр белән генә эш итүләрен телибез.  Төрле тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артсын, матди хәлләре яхшырсын һәм бухгалтерия хезмәткәрләре бу сөенечле хәбәрләрнең  шаһитлары булсыннар.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев