Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елга суы “яңгыры”

Табигатьнең үз кануны, корылыктан сусаган иген-икмәк басуларына күпме генә теләсәк тә күк гөмбәзен тишеп, яңгыр яудыра алмыйбыз.

Бу җәһәттән 2010 елгы корылык та зур сабак бирде, игенчелек тармагында кабат сугару системасын кертергә этәргеч ясады. Республикада җаваплылыгы чикләнгән "Татмелиотехсервиз" җәмгыяте оештырылды. Аның Саба районы буенча вәкиле итеп Мишәбаш егете Илдар Маликов билгеләнде. Кичә без аның белән "Шытсу" җәмгыятенең Елыш бригадасында сугарып үстерелә торган кукуруз басуында очраштык. Илдар Риязович сугару агрегатлары системасы буенча Австриягә барып укып, өйрәнеп тә кайткан. Райондагы сугару агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм яңаларын корып урнаштыру эше белән шушы җәмгыять шөгыльләнә.

-Хәзерге вакытта "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау", "Сатыш" филиалларында, "Мәртен", "Урта Саба", "Октябрь" һәм "Шытсу" җәмгыятьләрендә барлыгы 390 гектар мәйданда игенчелек культуралары сугарып үстерелә. Хәзер "Шытсу" җәмгыятенең һәм "Кибәче" филиалының Төбәк басуларында яңа "Фрегат" агрегатлары корабыз, - диде.

-Быел алар сугара алачаклармы соң?

-Бер атна эчендә корып бетерә алсак, эшкә керешербез дип торабыз,- дип, шул агрегатлар янына ашыгуын әйтеп, китеп тә барды.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев