Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы.


"Хөрмәтле татарстанлылар! Республика медиа-бергәлегенең барлык вәкилләрен - журналистика ветераннарын, вакытлы матбугат һәм электрон ММЧ хезмәткәрләрен, полиграфистларны һәм нәшер итүчеләрне, шулай ук бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм.

Газета материаллары, телевидение һәм радио тапшырулары, интернет язмалары аша татарстанлылар һәркөнне һәм сәгать саен республикабыз һәм илебез хакында, уңышларыбыз, проблемаларыбыз һәм аларны чишү юллары, реформалар барышы һәм дөнья хәлләре турында иң әһәмиятле һәм әле генә "табадан төшкән" яңалыклар белән танышып тора. Татарстан журналистикасы турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Электрон масс-медиа чаралары кызу темплар белән үсә, интернет басмаларның күп санлы аудиториясе арта бара. Дәүләт милли - татар телендәге басмаларны һәм вакытлы матбугатны саклап калырга, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итә. Әлеге эш барышында мөһим урынны күп профильле "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы" медиа-холдингы биләп тора.

Республика хакимият органнары журналистлар бергәлеге һәм халык белән, гадәттәгечә, мәгълүмати хәбәрдарлык, ышанычлы диалог шартларында эшләргә тырыша. Күп кенә федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары бәя биргәнчә, Татарстанда хакимият һәм матбугат арасында үзара хезмәттәшлекнең универсаль моделе булдырылган. Бездә, чыннан да, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм нәшрият секторына ярдәм итүнең һәм аларны үстерүнең яңа рәвешләре табылды, аларны кысрыклау, хокукый билгесезлек проблемасының киеренкелеге бетерелде. Республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге газета һәм журналлар, телерадиокомпанияләр редакцияләренең матди-техник базалары ныгытылды. Күп эшләр эшләнде, ләкин икътисадый үсеш алган, тотрыклы һәм толерант республикабызны - Татарстанны сезнең ярдәм белән Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә дә таныту өчен тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар.

Кадерле дуслар!

Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия һәм Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим", - диелә ТР парламенты башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлау текстында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X