Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гимназияләрен танымаслар да

Татарстанда чираттагы киң колачлы социаль проект старт алды: 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү бара.

Исемлеккә 753 шәһәр һәм авыл мәктәбе кергән. Киләсе өч елда аларның түбәләре төзәтү, ишек-тәрәзәләрен алыштыру, шулай ук эчке коммуникацияләр тәртипкә китерү каралган.

2012 елда бюджеттан бирелгән акча хисабына капиталь ремонтланачак мәктәпләрнең исемлеге ТР Министрлар Кабинеты карары белән (30.01.2012 ел, №126) белән расланды. Безнең районда капиталь ремонт исемлегенә Саба гимназиясе һәм Иске Икшермә мәктәбе кертелгән. Төзекләндерүне финанслауга республика һәм бюджетыннан каралган акча 20 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Гимназия ремонтына июнь ахырында җаваплылыгы чикләнгән "Казань-стройторг" җәмгыяте керешкән иде. Төзүчеләр санузелларны сүтеп алу, яңаларын урнаштыру белән бәйле шактый четерекле, көч сорый торган эшләрне башкардылар. Төзелеш калдыклары чыгарылды. Гомумән, башта ватасы-җимерәсе булды, ә бу төзүгә караганда да кыенрак. Ул вакытта ремонт бигрәк тә ашханә блогында нык күзгә ташланды. Укучыларны тукландыруда 11 кеше эшли һәм алар өчен дә бәдрәф, душ бүлмәләре булдырудан гыйбарәт уңайлыклар тудырылачак. Ашатуны тулаем санитар нормаларга туры китерү, савыт-сабаларны ике урында юу каралган. Ремонт актлар залына да кергән. Биредә "Саба тәрәзәләр" җәмгыяте эшчеләре тәрәзәләрне пластикка алыштырган инде, хәзер җылыту өчен системасы батареялары үзгәртелә. Ә менә сәхнә идәннәренең әле яңа кагылганы да кабат сүтеп алынганы күренеп тора. "Такталар бик үк туры кагылмаган, төсен дә җуйган иде. Күпме шомартсаң да, каралганын бетереп булмаячак. Күз алдындагы сәхнәне алай калдырып булмый бит инде",- дип аңлатты гимназия директоры А.Хәнәфиева. Шулай ук төп керү ишеге өстенә эшләнә башлаган түбәне дә, кар төшеп җимерү куркынычын күздә тотып, үзгәрткәннәр.

Әнә шулай ук булган кайбер кимчелекләрне бетерә-бетерә, гимназия ремонтын 10 августка төгәлләү планлаштырыла. Вакыт кыса, хәзер эшне тагын да тизләтү максатында судподрядчылар "Казань-стройторг" җәмгыяте урынына объектта төзекләндерү эшенә төп көчләре белән "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре алынды. Биредә узган атна уртасында күпләп төзелеш материаллары кайтарылды һәм, кем әйтмешли, җиңнәр ныклап сызганылды. Прораб Васил Әхмәтовтан эшнең барышы белән кызыксындык. "Гөрли. Хәзер объектта 40лап кеше эшли. Перегородкалар эшләнеп бетте. Спортзал түбәсен ябу да бүген-иртәгә төгәлләнәчәк. Эшне 10 августка тәмамлау безнең өчен реаль срок булып тора. Хәтта сыйфатка зыян китермичә, капремонтны иртәрәк дә башкарып чыгып булмасмы әле",- диде ул нык ышаныч белән.

Гимназиядә Саба муниципаль районы җитәкчелеге кайгыртучанлыгы белән программада каралмаган өстәмә эшләр башкарыла. Мәсәлән, субподрядчы оешма - "Барсэлитстрой" җәмгыяте эшчеләре район бюджетыннан финанслау хисабына гимназиягә керү юлларын тәртипкә китерә. "Барысы 844 квадрат метр мәйданга брусчаткалар җәю планлаштырылган. Эшне тиз арада сыйфатлы башкарырып чыгуны бурыч итеп куйдык",- диде участок начальнигы урынбасары Илмир Рамазанов.

Башкарылган эшләр укучыларның гимназиядә булу вакытын уңайлы итү өчен тагын да кулайрак шартлар тудырырга тиеш. Әйтик, 900ләп балага моңарчы булган 4 бәдрәфне һич тә нормага туры килә дип әйтеп булмый иде. Хәзер исә аларның саны 12гә җитәчәк һәм башлангыч сыйныф укучылары өченче каттан аска төшеп йөрмәячәк. "Моңарчы, әйтик, икенче катта - малайлар, өчтә кызлар өчен бәдрәф булса, хәзер һәр катта тигез уңайлыклар барлыкка киләчәк",- дип аңлатты ПТО начальнигы Илдус Газизов.

Гомумән, 1 сентябрьгә Белем бәйрәменә килүче укучылар үзләренең гимназияләрен танымаслар да әле. Төзүче абыйлары эшне билгеләнгән срокларда төгәлләргә ышандыралар. Капиталь ремонт үткәрелү һәм заманча җиһазлары белән тәэмин ителү, районыбыз үзәген гасыр таләпләренә тулысынча диярлек туры килә торган гимназияле итә.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђплђрдђ капиталь ремонт

2
X