Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара гаилә көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! 15 майда - табигать яшәргән, алмагачлар чәчәккә төренгән матур вакытта Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - тормышның нигезе!

Һәр никах - ике йөрәкнең тигез, тату гомер итүенә башлангыч. Шуңа күрә барлык дәүләтләрдә дә гаилә мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Чөнки җәмгыятьнең нык һәм рухы сәламәт булуы гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, тәрбиянең куелышына бәйле. Районыбыз гомер юлларыннан матур атлаучы, пар канатлар булып, бер-берсен кайгыртып яшәүчеләрнең күп булуы белән горурлана ала. Күп балалы гаиләләрне яклау өчен районда максатчан чаралар күрелә, федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, күркәм гаилә бәйрәмнәре традициягә керә. «Тормышның яме, яшәүнең тәме балаларда", - ди халкыбыз. Яшәү мәгънәсенә төшенгән гаиләләр байлыкка кызыкмый, акча артыннан кумый, ә балалар тәрбияләп үстерә. Һәрберебезгә тормышыбызны мәгънәле итеп корырга мөмкинлек бирелгән.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да гаилә бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Гаилә ныклыгын саклый алганыгыз, гомер иткән йортыгызга һәм мәхәббәткә изге итеп караганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев