Саба таңнары

Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142нче маддә­сенә үзгәрешләр кертелде. Ул эш бирүчене хезмәткәргә тиешле хезмәт хакын яисә башка суммаларны түләү срогын сакламаган өчен җаваплылыкка тартуга кагыла.

Әлеге маддәнең 4нче бүлеге "эш тукталып торган вакытта хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы саклана" дигән эчтәлек белән тулыландырылган. Шулай итеп, эш бирүче хезмәт хакын 15 көннән артык түләнми торса, хезмәткәрнең, эш бирүчене язмача кисәтеп, тоткарланган сумма түләнгәнчегә кадәр эшен туктатырга хокукы бар (кайбер чыгармалар да булырга мөмкин). Федераль закон 2016 елның 10 гыйнварыннан көченә керде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: