Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ХӘРӘКӘТ”ТӘ БӘРӘКӘТ

Кешегә хәрәкәтләнергә 187 буын һәм буынтык ярдәм итә, ә 100гә якын буын авыруы моңа киртә була ала икән.

Җир шарында һәр бишенче кеше вакыт-вакыт буыннары авыртудан зарлана. Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле авырулардан калышмый. "Буын авырулары физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләрдә ешрак очрый. Хөкүмәтебез һәм яңа технологияләр белән тәэмин ителгән медицина никадәр генә күп көч кертмәсен, ихтыяҗ зур тизлектә арта бара. Мондый үзәкне районда ачу авырулар өчен зур уңайлылык тудырачак", - дип билгеләп үтте респуб­лика клиник хастахәнәсе баш табибы урынбасары, югары категорияле ортопед-травматолог С.Кривошапко 12 сен­тябрь­дә район үзәк хастаханәсендә ачылган "Хәрәкәт" ортопедия эндоскопик үзәген тәкъдим итү тантанасында. Кунаклар арасында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф. Яркәева, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзасы Г.Глушков һәм башкалар да бар иде. "Хәрәкәт" медицина үзәгенең башында табиб Г.Бәширова тора.

Калатау авылында яшәүче Рәшидә Фәттахова (рә­сем­дә сулда) "Юлбат" җәм­гыятендә савымчы булып эшли. Ике ай элек егылып, аягын имгәтә. Тез башының кимерчәге чатнаган, сеңерләре өзел­гән дигән диагноз куялар аңа. Уң аягын турайта да, бөгә дә алмый изаланган, өстәвенә түзеп тора алмаслык авырту җанына тигән. Аңа "Хәрәкәт" үзәгендә беренче операцияне югары квалификацион дәрәҗәле ортопед-табиб, медицина фәннәре кандидаты, республика­ үзәк хастаханәсе травма­тология бүлеге мөдире Алексей Кудрявцев ясады. Операциядән соң ук кунак­ларны аягына басып каршы алды Рәшидә апа. Узган елның ноябрь аенда ире Илдарга да шул ук табибка аягына операция ясатырга туры килгән. Тик, катлаулы шәһәр юлларын таптап, ә үзенә бәхет Сабада елмайды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X