Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән тәбриклибез. Бу һөнәри бәйрәм бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Быелгы урып-җыю тагын да үзенчәлекле булды: уракка ике атнага соңарып кердек. Май-июнь...

Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән тәбриклибез.

Бу һөнәри бәйрәм бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Быелгы урып-җыю тагын да үзенчәлекле булды: уракка ике атнага соңарып кердек. Май-июнь айлары яңгырлы, салкын һава торышы булуга карамастан, игенчеләребез басу-кырлардан мул уңыш җыеп алуга, терлекчеләребез сыйфатлы продукция җитештерүгә иреште. Шулай да авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, иген игүнең заманча ысулларын һәм орлыкларның уңдырышлы сортларын игү нәтиҗәсендә ирешелә.

Соңгы елларда республиканың әлеге тармактагы сәясәте авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүне арттыруга гына түгел, авылның тормыш-көнкүрешен тамырдан яңартуга да юнәлдерелә. Яшь гаиләләр өчен торак йортлар төзелүгә ярдәм күрсәтелә, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар да уңышлы эшләп килә. Кадерле игенчеләребез, терлекчеләребез! Тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәрәкәтле тормыш телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев