Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Рос­сия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз!

1993 елның 12 декабрендә Россия дәүләтенең Төп Законы кабул ителгәннән соң 20 ел вакыт үтте. Моның сәяси әһәмиятле зур вакыйга булуын, илнең киләчәккә йөз тотуын вакыт бик ачык күрсәтте.

Бу вакыйга күпмилләтле Россияне ныгытуда һәм берләштерүдә, җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслыгы тантана итүдә мөһим этап булды. Конституция Россия дәүләтенең федератив корылышын ныгытты. Төрле елларда Төп законның аерым нигезләмәләренә үзгәрешләр кертелсә дә, аның төп асылы һәм принциплары үзгәрешсез кала. Кеше хокукларының дәүләт гарантияләре, хакимиятнең халык алдындагы җаваплылыгы, колачлы социаль сәясәт, һәр гражданинның тигез хокуклылыгы - болар барысы да Конституция белән ныгытылган. Районыбыз халкы да ил өчен уртак булган уй-теләкләр белән яши. Безнең төп максатыбыз - илебезнең ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, туган республикабызның һәм районыбызның һәрьяклап үсеше. Моңа ирешү һәркайсыбызның уңышына бәйле. Без Конституция буенча яшәргә һәм аның хокукый нормаларын хөрмәт итәргә бурычлы. Кадерле райондашлар! Бүгенге истәлекле көндә сезгә хезмәттә яңа уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм киләчәккә ышаныч телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X