Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар, Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Бу көндә һәркем үзен җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше итеп тоя, илдәге социаль үзгәрешләргә мөнәсәбәтен белдерә. Яз һәм Хезмәт бәйрәме - һәркемнең рухи халәтен күрсәтүче бәйрәм.

Яз - бар дөньяның, тереклекнең уянып, җанланып, яңа көч-сулыш алып үсә башлаган чоры. Гомер-гомергә җиргә табынган авыл эшчәннәре быел да 1 Май бәйрәмен басуда каршылый, вакыт белән исәпләшмичә эшләп, өлгергән туфракка гәрәбәдәй бөртекләр сибә. Безгә яшәү көче бирүче эшсөяр игенчеләребезгә зур рәхмәтләр әйтеп, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Сезне, хөрмәтле райондашлар, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез. Яшәешебезнең асылын чагылдырган бу якты бәйрәм - Яз hәм Хезмәт бәйрәме барыбызга да алдагы көннәрдә көч-куәт бирсен, хезмәтегез көзгә мул уңыш, өстәлләребезгә ризык китерсен, тормышыбызга тынычлык, иминлек, тотрыклылык алып килсен!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X