Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар: “Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә” конкурсы нәтиҗәләре

Шулай итеп "Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә" конкурсының җиңүчеләрен игълан итәр вакыт та җитте. Килешәсездер, бу бик авыр һәм җаваплы эш булып чыкты.

Ник дигәндә, конкурска килгән эшләрнең берсен алып, берсен куя торган түгел, һәркайсы да иң зур бүләккә лаек! Һәркемнең әнисе үзе өчен иң матуры, иң уңганы, иң җитезе һәм булганы. Киләчәктә дә шулай булсын! Бу тәбрикләүләрегезне, әлбәттә, конкурс өчен генә түгел, иң элек газиз кешеләребезгә бүләк йөзеннән дә әзерләгәнсездер дип уйлыйбыз. Якыннарыгыз ихлас шатланганнардыр дип өметләнәбез. Барыгызга да зур рәхмәт!

Җиңүчеләргә килгәндә, алар:

1 урын - Сабада яшәүче олы йөрәкле Ана, авыру оныгын дәвалаучы дәү әни - Әлфия ханым Сафина;

2 урын - Конкурска иң беренче эш җибәрүче Гөлчәчәк Хуҗина (кулы җиңел икән);

3 урын - Безнең төркемдә иң күп тавыш җыйган Гөлнар Хаҗиева.

Котлыйбыз!

Бүләкләү тантанасының кайчан һәм кайда булачаган тиздән хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев