9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Игътибар: “Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә” конкурсы нәтиҗәләре
Шулай итеп "Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә" конкурсының җиңүчеләрен игълан итәр вакыт та җитте. Килешәсездер, бу бик авыр һәм җаваплы эш булып чыкты.
-
Дилә Нигъмәтуллина өчен узып бара торган 2014 ел зур сынаулар китергән
Мари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылында Дилә Нигъмәтуллина яман шеш белән авырый дигән сүз чыккан. Нәрсә - дөрес, нәрсә уйдырма икәнлекне тамашачыларга җиткерер өчен җырчы үз теләге белән барысын да сөйләп бирде. Дилә Нигъмәтуллина өчен узып бара торган 2014 ел зур сынаулар китергән. Ел башында ул әнисенең яман шеш белән...
-
Шәмәрдәннең Нариманов урамында янгын чыккан [фото]
2 декабрь көнне 14 сәгать 15 минутта Шәмәрдәннең Нариманов урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыга. Төп сәбәп - электр җиһазларының төзек булмавы. Янгынны юк итүдә 23 кеше, 8 техника катнаша. http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=75687
-
Бүген районыбызда Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәләр [+фото]
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, советлар Союзы геройлары исемнәренә Завод-Нырты авылыннан Иван Башкиров, Байлар Сабасыннан Гали Закиров, Оеттан Вәлит Хаҗиев, Югары Утардан Зәки Хәбибуллин лаек булганнар. Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәрен Олы...
-
Саба җәмигъ мәчетендә район мөселман балалары һәм яшүсмерләрнең бәйге-викторинасы үткәрелде [+фото]
Узган шимбәдә Саба җәмигъ мәчетенең фарыз намазлар залында район мөселман балалары һәм яшүсмерләрнең бәйге-викторинасы үткәрелде. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" фонды һәм Нәзарәтнең дәгъват бүлеге тарафыннан оештырылды. Бәйгедә Саба һәм авыл мәхәлләләреннән утызлап бала катнашты. Биремнәр язылган билетларда авырлыклары өч дәрәҗәгә бүленгән 60шар сорау бирелгән иде: җиңел, уртача...
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнислам Шәйхелисламовка 90 яшь тулды [+фото]
4 декабрьдә Тимершыкта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнислам Шәйхелисламовка 90 яшь тулды. Утны-суны кичкән ветеран бүгенге тыныч көннең кадерен белеп яши. М.Шәйхелисламов фронтка 1943 елда китә, сугыштан соң солдат хезмәтен тәмамлап, 1948 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1949 елда Кызыл Мишә авылы кызы Нурания белән гаилә корып, биш кыз...
-
Татарстанда шикәр заводында гадәттән тыш хәл: 3 ир-ат пешеп үлгән
5 декабрь көнне, 4 нче яртыда, "Зәй шикәр заводы" ААҖнең төп корпусында 3 ир-егетнең тәне пешкән. Әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү алды чаралары уздыра. Хәзергә алынган белешмәләр нигезендә ачыкланганча, эшчеләр 3,5 м биеклектәге резервуардан калдык массаны бушатыр өчен люкны ачкач, аннан 60 градустан югарырак...
-
Рөстәм Заһидуллин партия конкурсында III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде
Быел "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлеге Олы Шыңар башлангыч оешмасы Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан башлангыч оешмалар арасында игълан ителгән конкурста катнашып, III дәрәҗә диплом (оешманың сәркатибе Рөстәм Заһидуллин) белән бүләкләнде.